Россиядә урта һөнәри белем бирүне үстерү алымнары яңадан җайга салына

2021 елның 15 мае, шимбә

Россия урта һөнәри белем бирү системасын үстерүгә якын килүне актив рәвештә яңарта, бу эш 1өнәри белемнең кирәклеге һәм абруе булсын өчен эшләнә. Бу хакта РФ хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин Дәүләт Думасында хөкүмәт хисабы барышында хәбәр итте.

- Һөнәри белем балаларга кирәкле һәм абруйлы булсын өчен якын килүне үзгәртеп кору актив алып барыла, - дип өземтә китерә Михаил Мишустин чыгышыннан ТАСС. - Бизнес белән бергә эшләгәндә, ике ел эчендә белгечләрне һөнәри мәгънәдә чыгару өчен, бер ел дәвамында методологик программаны үзгәртеп корырга кирәк. Моны мөһим һәм кирәкле дип саныйм.

Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, урта һөнәри белем бирүнең дәрәҗәсе турындагы мәсьәлә бик актуаль.

- Без хезмәт күрсәтүләр өчен белгечкә мөрәҗәгать иткәндә, безне беренче чиратта аның компетенциясе борчый, ул ни дәрәҗәдә яхшы белгеч, - дип ассызыклый министрлар кабинеты башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, элек вице-премьер Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, хөкүмәт урта һөнәри белем бирү системасын үстерүгә якын килүне яңарта. Алар белгечләрне әзерләү срокларын, кабул итүнең контроль цифрларын, хезмәт базарына юнәлеш бирүне һәм көллиятләрне ремонтлауны үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International