"Приоритет-2030" югары уку йортларына ярдәм программасы май ахырына кадәр эшләтеп җибәреләчәк

2021 елның 15 мае, шимбә

Пандемияле чикләүләр чорында Россия югары уку йортларына һәм фәнни оешмаларга ярдәм итүгә 21 миллиард сум чамасы акча юнәлдерелде. Бу хакта РФ хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин хәбәр итте.

- Яңа коронавирус инфекциясе аркасында чикләүләр шартларында вузларга һәм фәнни оешмаларга  ярдәм итүне ташламадык, - дип китерә Михаил Мишустин чыгышыннан өземтәне  ТАСС. - Бу максатлар өчен 21 млрд сумга якын акча җибәрелде.

Дәүләт Думасында хөкүмәт эше турындагы хисап белән чыгыш ясаганда, ул шулай ук фән өлкәсендә приборлар базасын яңартуга 13 млрд сумнан артык акча җибәрелгәнен хәбәр итте. 200дән артык оешма грантлар алды. Шул ук вакытта югары уку йортларының матди-техник базасы яңартыла, тулай торакларга капиталь ремонт ясала.

- Бу максатларга 18 млрд сум тирәсе акча җибәрелде, - дип хәбәр итте министрлар кабинеты башлыгы. Россиянең 82 төбәгендә 400гә якын вуз шундый ярдәм алды. Михаил Мишустин искә төшергәнчә, 2020 елда президент йөкләмәсе буенча югары уку йортларында 12 меңгә якын яңа бюджет урыны ачылган. Соңгы елларда цифрлы икътисад белгечлекләре буенча бюджет урыннары саны икеләтә диярлек арткан. Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, "Приоритет-2030" югары уку йортларына ярдәм итү программасы май ахырына кадәр эшләтеп җибәреләчәк.

- Быелның май ахырына кадәр "Приоритет-2030" университетларына ярдәм итүнең яңа программасы эшләнде һәм эшләтеп җибәреләчәк, - дип ассызыклады министрлар кабинеты башлыгы.

Бу программа тикшеренүләрне, эшләнмәләрне, мәгарифне һәм инновацияләрне, территорияләрне һәм технологияләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Анда конкурс буенча сайлап алынган кимендә 100 университет катнашачак. Программага тармак (транспорт, медицина, аграр, иҗади, педагогик һ.б.) һәм төбәк вузлары җәлеп ителәчәк.

РФ хөкүмәте рәисе ассызыклаганча, өстенлекләрнең берсе - заманча югары уку йортлары челтәренең бөтен ил буенча потенциалын ныгыту, сыйфатлы үстерү. Россиянең социаль-икътисадый һәм фәнни-технологик үсешендә университетларның ролен көчәйтү исәбенә югары белем бирү системасын камилләштерү дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International