«Без Бөек Держава өчен» бөтенроссия музыкаль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Россия көне!» Бөтенроссия музыкаль фестиваль-конкурсы 2021 елның 12 июнендә узачак. Конкурсның төп максаты – илебез мәдәниятен, заманча сәнгатьне һәм халык иҗатын үстерү һәм популярлаштыру. "Конкурста катнашуга дөньяның барлык илләре гражданнары, сәләтле балалар, яшүсмерләр, иҗади яшьләр һәм 3 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар чакырыла. Конкурс 9 номинациядә үткәрелә, һәр катнашучы теләсә нинди сандагы әсәрләрне тәкъдим итә”, - дип хәбәр итә оештыручылар.
Монда халык сәнгать иҗаты жанрында эшләүче һәвәскәрләр дә, профессионаллар да катнаша ала. Әлеге жанр автор, шигъри, вокаль, музыкаль-инструменталь, хореографик, башкару һәм сәнгатьнең башка төрләрен үз эченә ала.
Катнашуга гаризалар 2021 елның 11 июненә кадәр (шул көнне кертеп) кабул ителә, конкурс 2021 елның 12 июнендә, 13:00 сәгатьтә (Мәскәү буенча) узачак.
Катнашучының гаризасын тутыру һәм тулырак мәгълүмат һәм номинацияләр исемлеге белән конкурс нигезләмәсе аша танышырга мөмкин – https://soyuz-kultura.com/sites/default/files/u2/p...