«Зур тәнәфес» конкурсында катнашучылар Бөек Ватан сугышы бүләкләре тарихы белән таныша алачак

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

17 майда "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Зур тәнәфес" мәктәп укучылары  бөтенроссия конкурсы бергәлегендә "Ватанга хезмәт ит!" дигән яңа тематик атна старт алды. Конкурс Россия мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза.

Яңа тематик атна тарихи хәтергә багышланган "Исеңдә тот!" айлыгын дәвам итә. Ул “Юнармия” Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте ярдәмендә үткәрелә. Конкурста катнашучылар Җиңү Парадының ничек узуы, Бөек Ватан сугышы медальләре тарихы, кайнар нокталарда журналистлар эше белән танышу, киберкиңлектә үзебезне ничек яклау турында мәгълүмат алачак, шулай ук тематик конкурсларда катнашачак.

17 майда атна "Җиңү парады" онлайн-лекториясе  белән башланачак. "Юнармия" хәрәкәте Баш штабы башлыгының беренче урынбасары, "Авангард" укыту-методик үзәге директоры Дарья Борисова катнашында “Җиңү парады: ул ничек булды һәм һәм аның катнашучысы кем булырга мөмкин?” лекториясе укучыларга кызык булыр.

19 майда Бөек Ватан сугышы бүләкләре тарихы турында онлайн-лекторияләр узачак. Аны Карелия хәрби музее директоры Баир Иринчеев үткәрәчәк.

21 майда журналистларның кайнар нокталарда эшләве турында журналистларга журналист Александр Коц сөйләячәк.

22 майда "Патриотизм – инновацияле форма һәм алымнар" онлайн-лекториясе узачак, анда "Юнармия" хәрәкәте Баш штабы башлыгы Антон Кузнецов катнашачак.

Белешмә  өчен

“Зур тәнәфес” конкурсы гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-10 сыйныф укучылары һәм көллият студентлары өчен үткәрелә. Конкурсның яңа сезоны 2021 елның 26 мартында старт алды. Конкурста катнашуга гаризаны bolshayaperemena.online платформасында бирергә мөмкин, 5-7 нче сыйныф укучылары өчен теркәү 20 майга кадәр ачык, 8-10 нчы сыйныф укучылары һәм СПО студентлары өчен – 2021 елның 15 июненә кадәр.

Конкурс «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. «Зур тәнәфес» конкурсын «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО һәм «Роспатриотцентр» ФДБУ оештыралар.

Конкурсны оештыручылар арасында Россия мәктәп укучылары хәрәкәте дә бар. "Зур тәнәфес" Россия мәгариф министрлыгы, Россия фән һәм югары белемминистрлыгы һәм Росмолодёжи ярдәмендә уза.

Конкурс партерлары – Саклык банкы, Mail.ru Group, «Милли приоритетлар» АКБО, «Юнармия» Бөтенроссия балалар-яшьләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International