Татарстан студентлары «Россия студентлар язы» XXIX Бөтенроссия фестивале финалында катнаша. Проект Россия Яшьләр берлеге тарафыннан "Россия - мөмкинлекләр иле" платформасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Финал 15-20 майда Түбән Новгородта уза. Чарада Россиянең 75 төбәгеннән 3500 студент катнаша.
Татарстаннан Казан дәүләт мәдәният институтыннан, Казан милли тикшеренү технология университетыннан, Казан федераль университетыннан, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетыннан, А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетыннан, Казан дәүләт энергетика университетыннан, Россия кооперация университетының Казан кооператив институтыннан (филиал) һәм Казан дәүләт медицина университетыннан 90 студент катнаша.
Катнашучылар үз номерларын 10 юнәлештә тәкъдир итәчәк: «Вокаль», «Бию», «Уен кораллары», «Театраль», «Оригиналь жанр», «Төбәк программасы», «Журналистика», «Видео», «Арт» һәм «Мода».
Фән һәм технологияләр елы кысаларында фестиваль программасына тагын бер яңа юнәлеш – «Фәнни слэм» кертелгән иде.
Фестиваль экспертлары булып быел Россиянең 60тан артык алдынгы мәдәният һәм сәнгать эшлеклесе чыгыш ясый. Фестивальнең трансляциясе һәм көн саен видеороликлар Россия студентлар язының рәсми бергәлекләрендә (https://vk.com/studvesnarsm) һәм Россия Яшьләр берлегендә (https://vk.com/rsmofficial) урнаштырылачак.
Проект Россия Яшьләр берлеге тарафыннан Россия мәгариф министрлыгының, РФ фән һәм югары белем министрлыгының, РФ мәдәният министрлыгының һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның оештыру һәм мәгълүмати ярдәме белән "Россия – мөмкинлекләр иле" платформасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Фестиваль «Мәгариф» илкүләм проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында уза.