Сишәмбе көнне Россиянең 1,3 миллионга якын тугызынчы сыйныф укучылары контроль эшләр тапшыра башлый. Исегезгә төшерәбез, аларны укучылар пандемия аркасында гамәлдән чыгарылган сайлау буенча Төп дәүләт имтиханы урынына язалар.
Контроль эшнең нәтиҗәсе профильле сыйныфларга кергәндә кулланылырга мөмкин, - дип хәбәр итә Рособрнадзор. Билгеләр биш баллы шкала буенча куела. Балалар үз мәктәпләрендә эшлиячәк, ә аны үз укытучылары тикшерәчәк. Билге сыйныф журналына гына куела. Бишлегә тапшырдыңмы? Димәк, синең профильле унынчы сыйныфка керү өчен бөтен мөмкинлегең бар. Кагыйдә буларак, сайлау зур. Мәктәп белән мәктәп "профильләр" буенча аерыла ала: гуманитар, физик-математик, химик-биологик, инженерлык, медицина, IT-класслар һәм башкалар бар.
Контроль эшләр расписаниесе мондый: 18 май – биология, әдәбият, информатика һәм ИКТ; 19 май – физика, тарих; 20 май – җәмгыять белеме, химия; 21 май – география, чит телләр.
Нәрсәләр мөһим? Тугызынчы сыйныф укучысы ул сайлап алган бер генә предметны тапшыра, ә элек ТДИда сайлау буенча ике генә түгел. Биремнәр үзләре 2021 елгы Төп дәүләт имтиханының алдан әзерләнгән модельләре буенча төзелгән, инде чыгарылыш укучылары өчен дә, укытучылар өчен дә таныш. Биремнәрдә практикага басым ясалды – чынбарлыкка якынлашкан ситуацияләрдә белем куллану. Әйтик, табигый-фәнни блок предметларында конкрет лаборатор җиһазлар, приборлар һәм пробиркалар белән биремнәр бар. Тугызынчы сыйныф укучылары үзләренең контроль эше нәтиҗәләрен тапшырганнан соң ун көннән дә соңга калмыйча белергә тиешләр.