Быел бөтен илдән 1855 стационар лагерь балаларны кабул итә алачак. Россия мәгариф министрлыгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек вакытында балаларны савыктыру оешмалары эшенең һәм балаларны ташуның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә басым ясады.
Бу хакта мәгариф министры урынбасары Денис Грибов Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты утырышында чыгыш ясаганда сөйләде. Ул шулай ук ассызыклаганча, төп бурыч – балаларны җәйге ял белән тәэмин итү өлешенә коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганчы булган дәрәтҗәгә чыгу. Балалар лагерьларының тулылыгын Роспотребнадзор максималь рөхсәт иткән йөкләнеш күрсәткеченә – аларның проект сыйдырышлылыгыннан 75% ка җиткерергә кирәк.
"Ялның максималь куркынычсыз оештырылуы принципиаль мөһим. Без балаларның ял итү урыннарына имин алып баруларны тәэмин итүгә һәм гомумән алганда, быел балаларны кабул итүче барлык оешмаларның эшенә аерым игътибар бирдек. Традиция буенча һәм өстәмә чаралар кысаларында Россия Федерациясе субъектлары, төбәкләр хакимият органнары, федераль ведомстволар белән киңәшмәләр үткәрелде. Бик күп йөкләмәләр бирелде. Без куркынычсызлык буенча аерым киңәшмә уздырдык ", - дип хәбәр итте Денис Грибов.
Элегрәк Мәгариф министрлыгы төбәкләргә 2021 елда балаларның җәйге ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыру буенча методик тәкъдимнәр юллаган иде, алар, аерым алганда, төркемнәрнең, отрядларның тулыландырылуы буенча чикләүләрне күздә тота.
Денис Грибовның сүзләренә караганда, быел балаларны кабул итә ала торган стационар лагерьлар санына куркынычсызлык белән бәйле чикләүләр генә түгел, ә балалар сәламәтләндерү оешмаларының хезмәт сыйфатына һәм матди-техник базасына таләпләрне шактый киңәйтү дә йогынты ясый. "Яңа лагерьлар төзергә һәм искеләрен ремонтларга кирәк. Инде берничә ел без стационар лагерьларга ярдәм итү буенча бердәм программаны башлап җибәрергә тырышабыз. Бу балаларның ялының иң нәтиҗәле формасы», - диде ул.
Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, Россия мәгариф министрлыгы «Уңайлы мохит» программасы кысаларында өстәмә чаралар эшли, алар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ялын һәм аларны сәламәтләндерү өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.