17 майда «Костер» балалар-яшүсмерләр үзәгендә «Тату сыйныф серләре» дигән беренче җәйге профильле смена старт алды. Сменага Әлмәт, Апас, Яшел Үзән, Лаеш, Кукмара, Спас районнары һәм Казаннан ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» 4 нче республика конкурсында җиңүчеләр чакырылган.
Конкурс үзе мәктәп, муниципаль һәм зона этапларыннан торды. Мәктәп һәм муниципаль этапларда 2 300 дән артык ата-ана комитеты катнашты.
Конкурсның зона этапларында республиканың 45 муниципаль берәмлегеннән 58 ата-ана комитеты катнашты. Финалга 1 һәм 2 урыннарны алган командалар чыкты – бу 27 иң яхшы команда-финалистлар.
Җиңүчеләр һәм иң яхшы сыйныф укучылары истәлекле бүләкләр һәм «Тату сыйныф серләре» профильле сменасы сертификаты белән бүләкләнделәр. Сменада балалар беренче тапкыр бөтен сыйныф белән ял итә алачак. Смена программасы 7 күңелле, танып-белү һәм онытылмас көнгә исәпләнгән. Сменада катнашучылар өчен күп кенә мастер-класслар, иҗат кичәләре һәм конкурслар планлаштырылган.