Чыгарылыш сыйныф укучылары өстәмә срокта йомгаклау иншасын язалар

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Бүген, 2021 елның 19 маенда, Татарстан Республикасының урта мәктәпләрендә йомгаклау иншасы (бәян итү) үткәрелә. Йомгаклау иншасын (бәян итүне) уңышлы язу 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү булып тора.

Татарстанда иншаны унберенче сыйныфларның 20, ә  излоежениены 5 укучысы яза. Алар 2021 елның 15 апрелендә яки 12 маенда “незачет” алган укучылар.

Темалар:

Ни өчен илебез тарихындагы фаҗигале вакыйгалар турында хәтерне саклап калу мөһим?

Берсе хаклы, ә барысы да ялгыша, шулай була аламы?

Үзгәрешләр дәвере: югалтулар һәм мәшәкатьләр.

Түбән төшерелгән үзбәя нәрсә белән куркыныч?

Өлкән буынның нинди тормыш кагыйдәләрен балаларыма тапшырырга тырышачакмын?

Иншаны  (изложение) мәктәп һәм муниципаль эксперт комиссияләре тикшерәчәк. Төп гомуми һәм урта гомуми белем бирүнең төп белем бирү программаларын үзләштергән укучыларга дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүне тәэмин итүнең төбәк мәгълүмат системасына йомгаклау иншасын (изложениены) тикшерү бланкларын эшкәртүне һәм йомгаклау иншасын эшкәртү нәтиҗәләре турында белешмәләр кертүне «Мәгариф сыйфатын мониторинглауның республика үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе 5 көн эчендә тәэмин итә.

Унберенче сыйныф укучылары нәтиҗәләрен үз мәктәпләрендә 2021 елның 24 маенда белә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International