«ТР урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең директорлар советы» коммерцияле булмаган партнёрлыгының эш планы нигезендә 2021 елның 18 маенда Түбән Кама агросәнәгать көллияте базасында «СПО учреждениеләрендә музей педагогикасы» дип исемләнгән музей хезмәткәрләре һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен республика семинары әзерләнде һәм уздырылды.
Республика семинары ТРда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына, РФдә Фән һәм технологияләр елына багышланды. Семинар эшендә ТРның 9 районыннан 20 уку йорты катнашты. Семинар ачылышында сәламләү сүзе белән Түбән Кама агросәнәгать көллияте директоры А.К. Кадыйров чыгыш ясады. Түгәрәк өстәл барышында директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Г.Г. Ибраһимова музей педагогикасының тәрбия, мәгариф, культурология чараларының мөмкинлекләрен билгеләде.
Фәнни-методик эш буенча директор урынбасары С.В. Титов, музей педагогикасы мөмкинлекләрен кулланып, белем алучыларның укыту-тикшеренү эшләрен оештыруның нәтиҗәле ысулларын ачты. Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең мәгълүмат-коммуникация технологияләре буенча директор урынбасары Е.В. Шалаев музей-белем бирү эшчәнлегендә интерактив формалар куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Чара тәмамлангач, семинарда катнашучылар өчен Түбән Кама шәһәренең комплекслы музеенда, «Велики» велосипедлар музеенда, шулай ук халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов музеенда бушлай экскурсияләр оештырылды.