Бөтен Россия буенча 5-11 сыйныф укучылары өчен Арктика дәресе узачак

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

21 майда Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы һәм Өстәмә белем бирү һәм балаларның ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру федераль үзәге Арктиканың Бөтенроссия дәресен үткәрәчәк. Ул полярчылар көненә (21 майга) багышланган.

Дәрескә 5-11 сыйныф укучылары һәм педагоглар кушыла алачак. Үткәрү өчен материалларны сылтама буенча кереп алу мөмкин.

Төрле яшьтәге укучылар өчен төрле темалар каралган: 5-6 сыйныфлар өчен – «Арктиканың экосистемасы: коткарабыз яки югалтабыз», 7-8 сыйныфлар өчен – «Поляр экспедицияләр: тарих һәм бүгенге заман», 9-10 сыйныф укучылары өчен «Арктиканың файдалы казылмалары: илнең яры һәм өйрәнелмәгән байлыклары» темасын өйрәнәчәк, ә 10-11 нче сыйныф укучылары «Төньяк диңгез юлы – Россия үсеше драйверы» темасы буенча фикер алышачак. Барлык оештыручылар һәм дәрестә катнашучылар сертификатлар алачак, макетны сылтама буенча кереп алу мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International