Бүген "Яңа белем" мәгърифәтчелек марафоны башлана

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Бүген "Яңа белем" мәгърифәтчелек марафоны башлана. Бу 100дән артык дискуссия, лекция, интервью, ачык дәресләр һәм мастер-класслар, алар 20-22 майда Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Түбән Новгород, Сочи, Владивосток, Новосибирск һәм Калининградта узачак. Катнашучыларны 150дән артык Россия һәм чит ил фән, мәдәният, сәнгать, дәүләт идарәсе әһелләре, топ-менеджерлар һәм спортчылар чыгышлары көтә. Һәр шәһәр мәгърифәтчелек эшчәнлегенең бер юнәлешен тәкъдим итәчәк: тарих һәм мәдәният, спорт, фән һәм технологияләр, индустрия һәм сәнәгать һәм мәгълүмат технологияләре.

Марафон чаралары проект сайтында трансляцияләнәчәк: marathon.znanierussia.ru.

Марафон ачылышын трансляциясенә түбәндәге сылтама буенча кушылырга мөмкин: vk.com/minprosvet.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International