Федераль грантлар бирү турында Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы белән килешүдә каралган чараларны гамәлгә ашыру барышында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының, партнер предприятиеләрнең финанс ярдәме белән һәм соңгы өч елда колледж үзенең бюджеттан тыш акчалары хисабына 100 миллион сумнан артык суммага матди-техник базаны яңартты. 2020 елда түбәндәге юнәлешләр буенча заманча җиһазландырылган биш яңа остаханә төзелгән: «CAD инженерлык дизайны», «ЧПУ станкаларында токарьлык эшләре», «Токарьлы универсаль станокларда эшләр», «КИП метрологиясе», «Электроника».
Яңартылган матди-техник база һәм югары квалификацияле педагогларның, җитештерү белеме осталарының һәм белгечләрнең булуы уку йортларын тәмамлаучыларда заманча эш бирүче таләп итә торган гомуми һәм һөнәри компетенцияләр формалаштыруга ярдәм итә. Көллиятнең техник юнәлешеннән тыш, «Социаль-мәдәни эшчәнлек» белгечлеге буенча менеджерларны укыту гамәлгә ашырыла. Ачык ишекләр көне безнең көллиятнең актуаль һәм кирәкле эшче һөнәрләре, техник һәм социаль белгечлекләре турында киңрәк күзаллау булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Трансляциягә сылтама: https://www.youtube.com/watch?v=zratq0yVFQ