«Татнефть» Миңнеханов кушуы буенча Казанның 175 нче мәктәбендә бассейн төзиячәк

2021 елның 21 мае, җомга

«Татнефть» компаниясе Казанның һөҗүмгә дучар булган 175 нче мәктәбендә бассейн төзүне финанслаячак. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде, дип хәбәр итте Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова.

"Хәзерге вакытта "Татинвестгражданпроект" институты эскиз проектын эшли. Якын арада "Татнефть" компаниясенең финанс ярдәме белән төзелеш башланачак", - дип белдерде Галимова.

Аның сүзләренә караганда, бассейн төзү эшләрен, бинаны капиталь төзекләндерү кебек үк, яңа уку елы башлануга тәмамларга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International