2021 елда Татарстан мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча өченче урынны алды. Бу хакта Республика сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү үзәгенең җәйге программалары турындагы матбугат конференциясендә үзәк директоры Гөлнара Исламова хәбәр итте.
"Укучыларның Бөтенроссия олимпиадасы нәтиҗәләре буенча без Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң өченче урында торабыз", - диде ул. 2020 елда 211 татарстанлы Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүче һәм призер булды. Сүз уңаеннан, бер ел элек республикада алар барлыгы 148 иде.
«Татарстанда мондый хәл беркайчан да булганы юк иде әле», - дип билгеләп үтте Исламова.
Сәләтле балаларны әзерләү лагерьларның җәйге сменаларында да гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, инде 26 майдан ук үзәкнең җәйге профильле сменалары ачыла, анда белгечләр балаларга Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасына әзерләнергә ярдәм итәчәк. Беренче смена чит телләргә, тарихка һәм җәмгыять белеменә багышланачак. Төрле предметларга багышланган биш смена уздыру планлаштырыла.