Информатика буенча бердәм дәүләт имтиханы 2021 елда компьютер форматында үткәреләчәк. Бу хакта Рособрнадзор җитәкчесе урынбасары Игорь Круглинский сөйләде.
"Информатика буенча БДИда белгечләр булмаячак, эшләрне тикшерү автоматлаштырылган", - дип хәбәр итте ул.
Имтихан биремнәре бастырылмаячак, алар шунда ук компьютер экраннарында пәйдә булачак. Әгәр чыгарылыш сыйныф укучысы имтихан нәтиҗәләре белән килешмәсә, гадәти форматта апелляция бирә алмаячак: апелляцияне БДИ үткәрү процедурасы нигезендә һәм техник өзеклекләр барлыкка килгән очракта гына тапшырырга мөмкин булачак.
Быел имтихан беренче тапкыр компьютер форматында узачак. 2020 елга кадәр информатика буенча БДИны кәгазь бланкларда тапшырдылар. Әмма әлеге предмет буенча белем бирү күнекмәләрен тикшерүне яхшырту өчен һәм иҗтимагый-һөнәри берлек таләбе белән бәйле рәвештә имтиханны компьютер формасына күчерү турында карар кабул ителде.