Киләсе елда пандемиягә кадәр булган БДИ тапшыру тәртибен кире кайтару планлаштырыла – Анзор Музаев

2021 елның 21 мае, җомга

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр иткәнчә, киләсе елда пандемиягә кадәр булган Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру тәртибен кире кайтару планлаштырыла.

"Югары уку йортына кермәүчеләр өчен Дәүләт чыгарылыш имтиханы белән гамәлдәге тәртип – бу бер елга. Соңыннан пандемиягә кадәр булган тәртипләр кайтыр дип өметләнәбез. Без җитди үзгәрешләр планлаштырмыйбыз, әмма һәрвакыт эксперт җәмгыяте белдерүләренә карыйбыз. Әгәр Россия мәгариф министрлыгы, Дәүләт Думасы һәм Хөкүмәт мондый карарны кабул итсәләр, фикер алышуларда катнашачакбыз", - диде Анзор Музаев.

Быел имтиханнарны тапшыру тәртибе берничә үзгәреш кичерде. Вузларга керергш җыенмаган укучылар Дәүләт йомгаклау аттестациясе форматындагы ике имтихан тапшыра, ә калганнар вузларга керү өчен имтиханнар буларак тапшырыла. 9 нчы сыйныфларда ике мәҗбүри предмет һәм укучыны контроль эш формасында сайлау буенча бер предмет белән чикләнделәр.

Россиядә БДИ бер үк вакытта мәктәптә чыгарылыш имтиханы һәм вузга керү имтиханы булып хезмәт итә. Россия мәктәбен тәмамлау турында аттестат алу өчен рус теле һәм математикадан БДИ кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International