Математика буенча БДИ сайлау имтиханы булмаячак – Анзор Музаев

2021 елның 21 мае, җомга

Математика буенча БДИ сайлау буенча имтиханнар исемлегенә кермәячәк. Бу хакта 2021 елда Дәүләт йомгаклау аттестациясенә багышланган кайнар линия барышында Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев белдерде.

"База БДИны гамәлдән чыгару узган ел  һәм быел  эпидемиологик вәзгыять белән бәйле вакытлыча чара булды. Чикләүләр үткәнгә китү белән, элек булган тәртипләр үз көченә керәчәк. Алар нигезендә, аттестат алу өчен база яки профильле математика тапшырырга кирәк булачак, һәм бу алымнан без баш тартырга җыенмыйбыз ", - дип белдерде ул.

Анзор Музаев ачыклаганча, база  математикасы буенча БДИ урынына мәктәп укучылары йомгаклау контроль эшләрен яза.

Рособрнадзор җитәкчесе шулай ук рус теленнән БДИга телдән өлеш кертелмәячәк, дип хәбәр итте. "9 нчы сыйныфта әңгәмәләр җитәрлек, бу форма үзен аклады, 11 нче сыйныфта мондый эшне кабатлаудан мәгънә юк", - дип шәрехләде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International