Анзор Музаев БДИ июньдә штат режимында узачак, дип ышаныч белдерде

2021 елның 22 мае, шимбә

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев Бердәм дәүләт имтиханы июньдә штат режимында узачак дип ышаныч белдерде.

"Бүген барысын да имтихан вакыты күчереләчәкме дигән сорау борчый,  барысы да авыру статистикасын күзәтә... Әмма имтихан үткәрергә куркуы турында сигнал биргән бер генә РФ субъекты да юк әлегә. Бездә үткәрү вакытларын  яңадан карарга һәм төзәтергә кирәк дип белдерерлек алшартлар юк ", - диде Анзор Музаев. Ул калган вакыт эчендә вәзгыять  начар якка кискен үзгәрмәячәк, дип ышаныч белдерде.

Безнең узган ел пандемия шартларында имтихан бирү тәҗрибәсе бар: билгесезлекләр күп булды, бу вакыт чакыруына күбебез  әзер дә түгел иде, шулай да без имтиханны уздыра алдык. Ул вакытта 700 мең имтиханда катнашучының 400 дән артыгы имтихан чорында авырый иде. Әмма имтиханнарны тапшыру вакытларын дөрес билгеләвебез сәбәпле, пандемия вузларга укырга керергә комачаулаган катнашучылардан шикаятьләр һәм гаризалар булмады. Бездә имтихан уздыру тәҗрибәсе бар, һәм ул имтиханның июньдә штат режимында узачагына ышанырга мөмкинлек бирә ", - дип билгеләде Анзор Музаев.

Рособрнадзор башлыгы ассызыклаганча, төбәк мәгариф министрлары белән киңәшмә уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча барлык сынау  имтиханнары үткәрелгән, шул исәптән техник әзерлек предметына да, оештыручыларның укулары узган, иҗтимагый күзәтүчеләр пулы теркәлгән, БДИ уздыруны тәэмин итүче барлык системалар 100%ка әзер.

Россиядә БДИ бер үк вакытта мәктәптә чыгарылыш имтиханы һәм вузга керү имтиханы булып хезмәт итә. Россия мәктәбен тәмамлау турында аттестат алу өчен рус теле һәм математикадан БДИ кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International