Россиянең барлык төбәкләреннән 800 меңнән артык укучы «Яшь эшмәкәр һәм финанс белеме» онлайн-олимпиадасының сынау тәртибендәге һәм төп турларында катнашты. Алар арасында – Татарстан Республикасыннан 85 меңгә якын укучы бар.
1-9 нчы сыйныф укучылары өчен ярышлар 2021 елның 13 апреленнән 17 майга кадәр барды. Мәктәп укучылары реаль тормыш хәлләрен һәм бизнес-кейсларны модельләштерүче биремнәрне чиштеләр, шулай ук сыйфатлы финанс продуктларын һәм инструментларын чагыштыру һәм сайлап алу буенча шөгыльләнделәр. Яшь эшмәкәрләргә гаилә бюджеты маддәләрен билгеләү һәм мошенниклар белән бәрелешкәндә үз-үзеңне тотуның дөрес стратегиясен сайлау белән бәйле биремнәр барыннан да җиңелрәк бирелде, аларны 90% катнашучы чишә алды. Шәхси блог алып барганда хезмәттәшлекнең иң отышлы моделен формалаштыру мәсьәләләрен чишү катлаулырак булып чыкты, моны мәктәп укучыларының 10-20% ы гына башкара алды. Хезмәт иткән әйберләрне кабат файдалану темасы 70% укучыда кыенлыклар тудырды.
"Балалар үзләренең яңа белемнәргә ачык булуларын, финанс яктан белемле булу белән кызыксынуларын, рациональ һәм практик яктан фикер йөртергә өйрәнергә теләүләрен күрсәттеләр. Бу аларга киләчәктә уңышлы кешеләр булырга, куркынычларны үлчәп бәяли белергә һәм үз акчаларын дөрес куллана алырга ярдәм итә", - дип билгеләп үтте Россия Банкының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.
Проект «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм» илкүләм проекты һәм Россия Икътисади үсеш министрлыгы ярдәмендә «Учи.ру» белем бирү онлайн-платформасы, Россия Банкы һәм Финанс белемен үстерү ассоциациясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.