Уку елы тәмамлану уңаеннан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин котлавы

2021 елның 22 мае, шимбә

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!

Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм. Мәктәп белән хушлашу, олы тормыш юлына аяк басу - һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу – өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры. Мәктәптә сез белем алдыгыз, иҗади сәләтләрегезне күрсәттегез, үз карашларыгызны һәм фикерләрегезне якларга, туган җирегезне яратырга өйрәндегез. Болар барысы да сезнең өчен тормыш сынауларын җиңәргә ярдәм итәчәк кыйммәтле капитал. Сез киләчәк тормыш һәм һөнәри юлыгызны билгеләү кебек җитди һәм җаваплы сайлау алдында торасыз. Нинди генә өлкәдә хезмәт итсәгез дә, мәктәптә белем алу дәверендә сезнең янда булган, сезгә үсәргә ярдәм иткән, җан җылысын биргән, сезне кайгырткан, җиңәргә өйрәткән, үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашкан укытучыларыгыз һәм әти-әниләрегез йөзенә кызыллык китермәссез дип уйлыйм. Бүген алар сезгә зур өметләр баглый һәм үз потенциалыгызны гамәлгә ашыра алачагыгызга, тормышта югары
дәрәҗәләргә ирешүегезгә ышана. Сезне һәрчак мәктәптә сыналган ныклы дуслык озата барсын, остазларыгызның файдалы һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, барлык уй- хыялларыгыз һәм омтылышларыгыз чынга ашсын. Алда - чыгарылыш имтиханнары. Аларны тиешенчә тапшырып чыгуыгызны телим. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз!

Хәерле сәгатьтә!

Белешмә: 2021 елда Татарстан Республикасында 11 сыйныфны 16 266 укучы тәмамлый, шулардан Казанда – 5 884 (чагыштыру өчен: 2020 елда аттестат алучылар – 16 492, шуларның Казанда – 5 792); 9 сыйныфлар – 36252 укучы, шулардан Казанда – 11 212 (2020 елда аттестат алучылар – 37 469, шулардан Казанда – 11 049 кеше).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International