Татарстанда хокук бозуларны профилактикалау буенча иң яхшы отрядларны билгеләделәр

2021 елның 25 мае, сишәмбе

21-23 майда “Дуслык” балалар-савыктыру үзәге базасында мәгариф оешмаларының хокук бозуларын профилактикалау отрядлары арасында республика конкурсы финалы булды.

Конкурсны оештыручылар – ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР буенча эчке эшләр министрлыгы, Республика мәктәптән тыш эш үзәге.

Катнашучылар өчен конкурс сынаулары: визит карточкасы, строевой әзерлек смотры һәм хокук белеме нигезләре буенча тестлар. Нәтиҗәдә Казаннан “Айдиновец-Форпост” отряды җиңү яулады. 2 урынны Әгерҗе шәһәреннән «Беркут» отряды, 3 урынны Азнакай шәһәреннән «Махсус билгеләнештәге отряд» алды.

Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International