Чаллы Роспотребнадзоры: Балалар лагерьларының күпчелеге эшкә рөхсәт алган

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Чаллы шәһәр яны һәм мәктәп яны лагерьларының күпчелеге балаларны кабул итүгә әзерлек турында санитар-эпидемиологик нәтиҗә алды. Бу хакта бүген мэриядәге киңәшмәдә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев хәбәр итте.

49 мәктәп яны лагереның 43се уңай бәяләмә алган, шәһәр янындагы җиде лагерьның  — алтысы. Быел мәктәп яны һәм шәһәр яны лагерьларында 19 мең бала ял итәчәк, шулардан 10 800 – мәктәп яны лагерьларында, меңе – хезмәт һәм ял лагерьларында, 3 204 – шәһәр читендә, 4 061 бала профильле сменаларда катнашачак. Шулай ук авыр тормыш хәлендә калган 480 бала юллама алачак.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев лагерьларда азык-төлек блокларының эшен аерым контрольгә алырга кушты.

"Кадрлар сайлауга игътибар итегез – хезмәткәрләрнең барлык рөхсәтләре актуаль булырга тиеш. Кухня персоналы барлык санитар таләпләрне белергә һәм үтәргә тиеш, шул исәптән ковидка каршыларын да. Башка төбәкләрнең тәҗрибәсе безгә бу мәсьәләдә вак-төякнең булмавын күрсәтә ", - дип билгеләде шәһәр башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International