ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 175 нче гимназиясендә булган канлы фаҗига нәтиҗәсендә һәлак булган балаларның ата-аналары белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Очрашуда шулай ук һәлак булган укытучыларның туганнары, шулай ук Татарстан мөфтие һәм Казан һәм Татарстан Митрополиты катнашты. Дин әһелләре искә алу догаларын укыдылар.
Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов әлеге фаҗигадә балаларны югалткан ата-аналарның сорауларына җавап бирде. Моннан тыш, Татарстан Президенты очрашуда катнашучылар белән һәлак булганнарның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм оештыру турында да сөйләште. Бөтен барлыкка килгән өстәмә мәсьәләләр буенча Рөстәм Миңнеханов профильле министрларны хәл итү өчен җаваплы дип билгеләде.