"Смена" спорт үзәгендә мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннарын ябу тантанасы булды, дип хәбәр итә Россия мәгариф министрлыгы.
Быел ярышларда илнең 53 төбәгеннән егет-кызлар катнашты. Алар дүрт дисциплинада спорт казанышларын күрсәттеләр: баскетбол 3x3, өстәл теннисы, мини-футбол һәм җиңел атлетика
Гомумкоманда исәбендә ярышларда җиңүчеләр һәм призёрлар
I урын – М.В. Силантьев исемендәге Цивильскның 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе (Чувашия Республикасы);
II урын – Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогы гимназиясе (Татарстан Республикасы);
III урын – Сыктывкар шәһәренең 9 нчы гомуми белем бирү мәктәбе (Коми Республикасы).
Өстәл теннисы ярышларында җиңүчеләр һәм призёрлар
Егетләр командалары арасында:
I урын – Социалистик Хезмәт Герое П.С. Плешаков исемендәге Умётка урта гомуми белем бирү мәктәбе (Тамбов өлкәсе);
II урын – Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогы гимназиясе (Татарстан Республикасы);
III урын – Данков шәһәренең 4 нче лицее (Липецк өлкәсе).
Кызлар командалары арасында:
I урын – Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогы гимназиясе (Татарстан Республикасы);
II урын – Кызыл Йолдыз ордены кавалеры А.А. Кузор исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе (Владимир өлкәсе);
III урын – Сыктывкар шәһәренең 9 нчы гомуми белем бирү мәктәбе (Коми Республикасы).
Футбол ярышларында җиңүчеләр һәм призёрлар 6х6
I урын – Грозный шәһәренең 14 нче гимназиясе (Чечня Республикасы);
II урын – Александр Васильевич Суворов исемендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе (Краснодар крае);
III урын – Е.М. Хапсирокова исемендәге белем бирү лицей-интернаты (Карачай-Черкес Республикасы).
Баскетбол ярышларында җиңүчеләр һәм призёрлар Егетләр командалары арасында:
I урын – Ростов-на-Дону шәһәренең 5 нче мәктәбе (Ростов өлкәсе);
II урын – 55 нче аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче урта гомуми белем бирү мәктәбе (Воронеж өлкәсе);
III урын – Озерный шәһәренең1 нче гомуми белем бирү мәктәбе (Тверь өлкәсе).
Кызлар командалары арасында:
I урын – Иркутск шәһәренең 47 нче мәгариф үзәге (Иркутск өлкәсе);
II урын – Сыктывкар шәһәренең 9 нчы гомуми белем бирү мәктәбе (Коми Республикасы);
III урын – Россия Федерациясе Герое Сидоров Роман Викторович исемендәге 136 нчы лицей (Новосибирск өлкәсе).
Җиңел атлетика буенча ярышларда җиңүчеләр һәм призёрлар (эстафета 8х100 м)
I урын – М.В. Силантьев исемендәге Цивильск шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе (Чуваш Республикасы);
II урын – Г.А. Псахье исемендәге Томск шәһәре Академия лицее (Томск өлкәсе);
III урын – 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе (Чиләбе өлкәсе).
«Безнең уеннар тарихы» фотоконкурсы» номинациясендә ярышларда җиңүчеләр һәм призёрлар
I урын – Александр Васильевич Суворов исемендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе (Краснодар крае);
II урын – Олым урта гомуми белем бирү мәктәбе (Курск өлкәсе);
III урын – 55 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче урта гомуми белем бирү мәктәбе (Воронеж өлкәсе).
«Видеороликлар» номинациясендә җиңүчеләр һәм ярышлар призерлары
I урын – Сыктывкар шәһәренең 9 нчы гомуми белем бирү мәктәбе (Коми Республикасы);
II урын – Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогы гимназиясе (Татарстан Республикасы);
III урын – Александр Васильевич Суворов исемендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе (Краснодар крае).
«Спорт баттлары» номинациясендә җиңүчеләр һәм ярышлар призерлары
I урын – М.В. Силантьев исемендәге 1 нче Цивиль урта гомуми белем бирү мәктәбе (Чуваш Республикасы);
II урын – Россия Федерациясе Герое Сидоров Роман Викторович исемендәге 136 нчы лицей (Новосибирск өлкәсе);
III урын – Александр Васильевич Суворов исемендәге 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе (Краснодар крае).
Мәктәп спорт клубларының төп максаты һәм бурычлары – сәламәтлекне ныгыту, укучыларны физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, аларны гражданлык һәм патриотик тәрбияләү, талантлы балаларны ачыклау.