КФУда Россия югары уку йортларында педагогик белем бирү мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

26 майда Казан федераль университетында педагогик булмаган югары уку йортларында педагогика мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак. Югары уку йортында югары белем бирү системасында «Мәгариф һәм педагогик фәннәр» белгечлекләре һәм әзерлек юнәлешләренең берләштерелгән төркеме буенча федераль укыту-методик берләшмәсе утырышы узачак.

Чара педагогика белеме буенча VII IFTE Халыкара форумы кысаларында узачак. Утырыш барышында федераль университетларда педагогик белем бирү мәсьәләләре, төбәк социаль-белем бирү кластеры системасында педагогик кадрлар әзерләү үзенчәлекләре, педагогик булмаган вузларда укытучылар әзерләү проблемалары, педагогик кадрлар әзерләүгә яңа таләпләр һәм башка проблемалар турында фикер алышу планлаштырыла.

Төп мәсьәләләрнең берсе булып классик университет мәгарифенең төп белем бирү программаларын үзләштерү чорында эшчәнлекнең педагогик төренә әзерлекне тәэмин итүче модуль проекты каралачак.

Утырышны Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы һәм Казан федераль университеты оештырды.

Конференция Zoomда трансляцияләнәчәк (катнашу өчен сылтама; конференция идентификаторы: 943 9424 7117; керү коды: 996973).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International