Бөтенроссия туган якны өйрәнү берләшмәләре фестивале (Краефест) июль аенда Свердловск өлкәсендә узачак, анда туган якны өйрәнү юнәлешендәге мәктәп һәм яшьләр берләшмәләре катнашачак. Чара Россия мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
12 июльдән 17 июльгә кадәр Екатеринбургта Тикшеренү мәктәбе форматындагы финал кысаларында катнаш командалар тикшеренү эшләре алып барачак һәм аны стенд конференциясендә тәкъдим итәчәк. Катнашучылар шулай ук үзләренең төбәк командасы составында башкарылган өй эшләрен дә күрсәтәчәкләр.
20-26 июльдә туган якны өйрәнү слеты форматында Түбән Тагил янындагы Антоновск бистәсендәге Краефестның «аланы»нда төбәк командалары составында яшь тарихчылар, географлар, этнографлар, туристлар, экологлар һәм геологлар җыелачак.
Фестивальдә шулай ук матбугат үзәге дә оештырыла, анда балалар туристлык-туган якны өйрәнү юнәлешендәге сыйфатлы контент булдырачаклар.
Краефест финалы кысаларында командалар өчен дистанцион рәвештә катнашу каралган, алар бу вакытта кыр экспедицияләрендә булачаклар. Аларга материаллар пакеты: визитка, экспедиция көндәлеге һәм эш нәтиҗәләре буенча экспедиция турындагы хисап тапшырырга кирәк.
Белешмә
Бөтенроссия туган якны өйрәнү берләшмәләре фестивале Россия мәгариф министрлыгы ярдәме белән балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм туган якны өйрәнү, ял һәм сәламәтләндерү үзәге тарафыннан оештырылды. Мәктәп этабында катнашу өчен 2021 елның 15 мартыннан 15 апреленә кадәр 53 төбәктән 220 гариза килгән, анда 1000нән артык кеше катнашкан.