3 июньнән 7 июньгә кадәр Алабуга балалар йортында тәрбияләнүчеләр Төньяк Кавказ буйлап экскурсия сәфәрендә булу бәхетенә иреште. Сәфәрне «Ак Барс Созидание» Хәйрия фонды оештырды.
Экскурсия барышында балалар Ставрополь крае – Пятигорск, Кисловодск, Железноводск шәһәрләрендә, шулай ук Чечня Республикасы башкаласы – Грозныйда булдылар.
Балаларга гасыр ярым элек бөек рус шагыйре, язучы Михаил Лермонтов үзләренең үлемсез әсәрләрен иҗат иткән урыннар буйлап экскурсия уздырдылар. Балалар Лермонтов йортын күрделәр, анда «Мцыри», «Бородино», «Безнең заман герое»әсәрләре иҗат ителгән иде.
Экскурсиядә катнашучылар өчен шагыйрь яратып узган сукмаклардан бик теләп узарга туры килде.
Грозный шәһәре балаларны биналарның матурлыгы һәм бөеклеге белән генә түгел, ә тарихы белән дә, хәрби хәрәкәтләрдән соң яңадан торгызуның тиз этаплары белән дә таң калдырды. Сәфәр балалар йортында тәрбияләнүчеләргә матур һәм якты тәэсирләр бүләк итте.