Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Спаста район мәгариф учреждениеләренең аш пешерүчеләре арасында һөнәри осталык конкурсы булды
2013 елның 7 мае, сишәмбе
Спасның 2нче шәһәр урта мәктәбендә район мәгариф учреждениеләренең аш пешерүчеләре арасында һөнәри осталык конкурсы булды. Аш пешерүче һөнәренең абруен күтәрүне, бу тармакта тәҗрибә уртаклашуны максат итеп куйган әлеге чара беренче тапкыр үткәрелде һәм аны мәгариф бүлеге оештырды.
Читтән торып үткәрелгән беренче этапта конкурста катнашучылар кәгазь һәм электрон вариантта үз учреждениеләрендә хәзерләнә торган үзенчәлекле аш рецептын тапшырдылар. Нәтиҗәдә җиде финалист билгеләнде һәм алар җиңү өчен көрәшне дәвам иттеләр.
Икенче этап башланганда һәр конкурсант балалар өчен өстәл хәзерләргә тиеш иде. Аларның һәрберсе бай фантазиясен, туплаган тәҗрибәсен, бөтен осталыгын эшкә җикте. Конкурсантлар тырышлыгы нәтиҗәсендә җиләк-җимеш, яшелчә, камыр ризыклары, хәтта гап-гади бәрәңге боламыгы да чын сәнгать әсәренә әверелде. Бу биремне шәһәр урта мәктәпләре, кадет интернат-мәктәбе, “Теремок” балалар бакчасы хезмәткәрләре аеруча зур осталык белән башкарып чыкты.
Аннары конкурсантлар өстәлдә булган азык-төлектән салат, гарнир белән киевча котлет хәзерләргә тотындылар. Моңа сәгать ярым вакыт бирелде. Һәр ризыкка технологик карта тутырылды.
Ризыклар әзерләнгән вакытта ярдәм итәргә килгән төркемнәр конкурсантлар турында презентацияләр, үзешчән сәнгать номерлары белән чыгыш ясадылар. Бу өлкәдә санаторий мәктәп-интернаты коллективына тиңнәр булмады. Сергей Журавлев белән Гөлчирә Галимова, мәсәлән, шаян әсәрне бик оста сәхнәләштереп күрсәттеләр. Ә чараны алып баручы Любовь Вафина викторина үткәрде.
Жюри әгъзалары һәм тамашачылар алдында подносларда әзер ризыклар пәйда булды. Моннан тыш, конкурсантлар өйдән камыр ризыклары (балык пирогы, эремчек пирогы, эремчек запеканкасы һәм башкалар) пешереп килгәннәр. Әзер ризык тәмле һәм үзенә җәлеп итеп торырлык булсын өчен конкурсантлар үзләренең бай фантазиясен эшкә җиккәннәр. Жюри фикеренчә, бу биремне 2нче урта мәктәпнең аш пешерүчесе Светлана Михайлова аеруча яхшы башкарып чыккан. Ул конкурста җиңүче дип табылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина аңа беренче дәрәҗә диплом, бүләк һәм биш мең сумга акчалата сертификат тапшырды. Икенче һәм өченче урыннарны кадет интернат-мәктәбеннән Светлана Авдеева һәм “Теремок” балалар бакчасыннан Валентина Баринова алдылар. Аларга да дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.
Мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары советы рәисе Любовь Палагина Ким мәктәбе һәм балалар бакчасы аш пешерүчеләре Ольга Стаценко, Людмила Дербеневага, Өчкүл мәктәбеннән Надежда Будкинага, Гусиха балалар бакчасыннан Наталья Алексеевага һәм бәйгедә катнашучы бердәнбер ир-ат – 2нче шәһәр мәктәбеннән Александр Неклюдовка Мактау кәгазьләре, бүләкләр һәм акча тапшырды.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
16
апрель, 2026 ел
Россия һәм Төркия укучылары татар теле буенча олимпиада Гран-при алдылар
Татар теле буенча XIII Халыкара олимпиада Гран-при ияләре билгеле. Аларның исемнәрен бүген Казан «Корстон» комплексында бүләкләү тантанасында игълан иттеләр.
Арча мәктәбе укучысы «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатында көмеш медаль яулады
Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 “В” сыйныф укучысы Ранель Гаптелбәров “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында яшүсмерләр арасында “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясендә көмеш призер булды, дип хәбәр итәләр Арча муниципаль районының ВКдагы рәсми аккаунтында. Ярышлар Оренбургта узды.
Биектау районында МХО сугышчысы истәлегенә «Герой партасы» ачтылар
Татарстанның Биектау районы Учхоз мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы Илһам Адаев истәлегенә багышланган “Герой партасы” ачылды.
«ЕГЭ - это про100!» бөтенроссия онлайн-марафоны
2026 елның 22 апреленнән 28 апреленә кадәр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) мәгълүмати-аңлату кампаниясе кысаларында “БДИ - ул про100!” Бөтенроссия онлайн-марафоны үткәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз