Өстәмә белем бирү өлкәсе педагог хезмәткәрләренең һөнәри осталык буенча республика конкурслары финалы башланды

2021 елның 19 июне, шимбә

Казанда 189 номерлы «Заман» күппрофильле гимназиясендә «Педагог психолог», «Кешене тәрбияләү», «Йөрәгемне балаларга бирәм» өстәмә белем бирү өлкәсе педагог хезмәткәрләренең һөнәри осталык республика конкурслары финалы башланды.

Финалда Татарстаннан 56 педагог катнаша. Финалны оештыручылар – ТР мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Республика мәктәптән тыш эш үзәге.

Финалны ачу тантанасында мөхтәрәм кунаклар катнашты. Алар:

- ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина;

- «ВЦХТ» ФДБМУ социаль-гуманитар юнәлешле балаларга өстәмә белем бирүне үстерүнең федераль ресурс үзәге җитәкчесе Андрей Толкачев;

- Республика мәктәптән тыш эш үзәге директоры Алексей Зиновьев.

Конкурс сынаулары программасында төркемле конкурс сынаулары каралган - «4К: команда төзү, креативлык, коммуникация, тәнкыйди фикерләү», «Профессиональ квест», «Сыйныф сәгате» импровизацияләнгән конкурсы, «Тәрбия вакыйгасы» тәрбия чаралары, «Педагогик күптөрле ярыш» һәм «Педагогик кейс чишелеше» индивидуаль конкурс сынаулары.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International