Бүген Дәүләт Советында Казан шәһәренең 175 нче гимназиясен тәмамлаучыларга аттестатлар тапшыру тантанасы узды. Чыгарылыш укучылары һәм аларның ата-аналары тормышында мөһим чараны парламентта уздыру тәкъдиме белән "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе чыккан иде. Депутатлар кулыннан 28 егет һәм кыз аттестат алды.
Тантананы ачып, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова депутатлар корпусы, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән барлык чыгарылыш укучыларын, педагогларны һәм ата-аналарны әлеге истәлекле вакыйга белән котлады. «Бу бинада күп кунаклар була, монда җәмәгать судьяларына эш таныклыклары, илебезнең яшь гражданнарына паспортлар тапшырыла, иң яхшы кешеләр хөрмәтләнә, - диде ул, - әмма бүген үзенчәлекле көн: без аттестатлар тапшырабыз - сезнең өлкәннәр тормышына аяк басуыгызны дәлилләүче беренче мөһим документ. Ул уңышлы, имин һәм бәхетле булсын».
Татьяна Ларионова шулай ук укытучылар һәм ата-аналар адресына да изге теләкләрен җиткерде. "Аларга ешрак рәхмәт әйтегез, алар сезгә тормыш юлыгызны билгеләргә ярдәм итте", - дип фатиха бирде ул кичәге укучыларга.
Дәүләт Советы Рәисе урынбасарының укучыларга юллаган төп теләге - тормышта үз-үзеңне табу. “Сез Татарстанда – үз хыялларыгызны тормышка ашыру өчен бөтен мөмкинлекләр булган республикада яшисез, - дип басым ясады ул, - сезнең тормышта җиңүчеләр булып яшәвегезне телим”.
Татьяна Ларионова үтә дулкынланулы хисләр кичерүен әйтте, чөнки үзе дә 11 ел мәктәптә укытучы булып эшләгән, укучыларны олы тормыш юлына чыгарганда алар белән хушлашуның ни икәнен белә. "Барысы да сезнең кулда, шул исәптән сезнең тормышыгыз да. Йөрәк, җан һәм иминлек белән яшәгез ", - дип йомгаклады ул сүзен.
Тантаналы чарада ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина катнашты. "Мәктәптә 11 ел укып чыгып, сез бүген зур тормышка аяк басасыз. Зур эшләр турында хыялланырга курыкмагыз, тормыш бер генә тапкыр бирелә бит, - дигән теләкләрен җиткерде ул чыгарылыш укучыларына.
"Сезнең һәрберегез белән мин разведкага бара алыр идем, - дип белдерде 175 нче гимназия директоры Әминә Вәлиева, - тормышта һәрвакыт батырлыкка урын бар, ләкин ул, барыннан да элек, егылгач – үз-үзеңне күтәрерлек көч табу. Сезнең алда зур юллар. Көчле, игелекле һәм зирәк булыгыз".
Укучыларга үз теләкләрен унберенче сыйныф җитәкчесе Динә Усманова, гимназия укытучылары ирештерде. "Бу чыгарылыш үзенчәлекле, - дип саный рус теле һәм әдәбияты укытучысы Роман Гузенфельд, - быелгы җәй чираттагы тапкыр кеше тормышының нәзберек булуы һәм аның кыйммәте турында уйланырга мәҗбүр итте. Без бөтен сынауларны намус белән үттек. Барлык чыгарылыш укучылары да батыр, үҗәт һәм максатчан иделәр». Роман Львович тормышның төп дәресен тасвирлап бирде. Балалар әдәбият дәресендә "Сугыш һәм тынычлык" романы геройларын бутарга мөмкин, әмма иң мөһиме - кеше булып калырга кирәк".
Аттестантларны тапшыру тантанасы ата-аналар һәм чыгарылыш сыйныф укучылары чыгышлары белән дәвам итте. Бу бәйрәм көнендә чыгарылыш сыйныф укучыларына бик күп котлаулар һәм теләкләр яңгырады.