30 июньдә “Адымнар: белемнәргә һәм татулыкка юл” полилингваль комплексы базасында Татарстан мәгариф системасының педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында “Илкүләм проектлар белән идарә итү: тәҗрибә һәм перспективалар” секциясе узачак.
Секциядә тәҗрибәдән һәм төп юнәлешләрдән чыгып, «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен; 2022-2024 елларда федераль проектларны гамәлгә ашыру перспективаларын; «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында чаралар коллаборациясе мөмкинлекләрен карау планлаштырыла. Партнерлык инициативаларын үстерү драйверы буларак "Хәзерге заман мәктәбе" төбәк проектын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк; заманча мәктәптә масштаблылык һәм нәтиҗәгә ориентация күзлегеннән проект эшчәнлеге анализланачак. Цифрлы мохитне камилләштерү буенча мәгариф оешмаларының челтәрле үзара хезмәттәшлеге күрсәтелде.
Секция эшендә Мәскәү шәһәренең Һөнәри белем бирүне үстерү институты («Яшь профессионаллар» проектын гамәлгә ашыру буенча эксперт-мониторинг оешмасы) вәкилләре; «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшчәнлекне координацияләү буенча ТР мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре; 2019-2021 елларда федераль бюджеттан грантлар алучы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары, мәктәпләр, һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре катнаша.
Үз тәҗрибәләре белән түбәндәгеләр уртаклашачак:
Татьяна Петручик, Казан шәһәренең Яңа Савин районы катнаш төрдәге 151 нче балалар бакчасы мөдире, «Заманча мәктәп» төбәк проекты кысаларында 2021 елгы грант алучы;
Айдар Шәмсетдинов, «Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы директоры, 2020 елгы «Заманча мәктәп» төбәк проектын гамәлгә ашыруда катнашучы;
Дамира Рамазанова, Халыкара компетенцияләр үзәгенең фәнни-җитештерү һәм инновацион эшчәнлек буенча директор урынбасары — Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы, 2019 елда «Яшь профессионаллар» төбәк проектын гамәлгә ашыруда катнашучы.
Секциянең эш нәтиҗәсе — ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, муниципаль мәгариф идарәсе органнары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен эшчәнлекне яхшырту буенча тәкъдимнәр белән резолюция эшләү булачак.