1-2 июльдә белем бирү сыйфатын бәяләү буенча конференция узды, аны “Мәгариф” академиясе белән берлектә мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте оештырган иде.
Конференциянең төп темалары: 2021 елгы ВПР һәм НИКО апробациясе нәтиҗәләре, белем бирү сыйфатын бәяләү буенча башка мәсьәләләр.
Конференция кысаларында «500+ проектын тормышка ашыру» түгәрәк өстәле утырышы узды. Проектны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән Чистай районының 3 нче гимназиясе директорының укыту эшләре буенча урынбасары, Чистай муниципаль районы буенча 500 нче проект катнашучысы кураторы Наталья Горелова уртаклашты.
Проект бу проектта катнашу өчен сайлап алынган мәгариф оешмаларына методик һәм ресурс ярдәме оештыруны күздә тота. Проект кысаларында һәр төбәктә, белем бирү сыйфаты түбән булуы ихтимал булган мәктәпләргә, ярдәм итү өчен юл карталарын эшләү максатыннан, белгечләр - кураторлар сайлап алына һәм әзерләнә.
Проектта Татарстаннан 24 гомуми белем бирү оешмасы катнаша. Алар арасында - белем бирү нәтиҗәләре түбән һәм нәтиҗәләре кимү куркынычы булган мәктәпләр.