Казанның «Арт Сити» торак комплексында 1,5 мең урынлык мәктәп төзелеше финал стадиясенә керде: төзелеш һәм бизәү эшләре төгәлләнде һәм бүгенге көндә җиһазлар белән тәэмин итү бара. Мәктәп «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Торак» федераль проекты кысаларында төзелә. Төзелешнең гомуми бәясе 80 млн сумнан артык.
Федераль акчага шулай ук “Салават күпере” торак комплексында 1,2 мең урынлык мәктәп төзелә, ул “Заманча мәктәп” проектына керде, ә “Һәр баланың уңышы” федераль проекты ярдәмендә Саба районында сәләтле балалар өчен урта мәктәп-интернатка капиталь ремонт ясала.
Моннан тыш, республика программалары кысаларында Татарстанда быел 33 гомуми белем бирү мәктәбе (тагын бер мәктәп - Түбән Кама районында - реконструкцияләнә), гомуми белем бирү оешмаларында 116 функциональ зона, шулай ук 5 ресурс үзәге капиталь ремонтланачак.
Яңа заманча мәктәпләр төзү зарурлыгы һәм Россия мәгарифенең үсеш перспективалары турында БХның күптән түгел булган онлайн-конференциясендә сөйләштеләр. Чара спикерлары мәктәпләрне төзү һәм реконструкцияләү, университетларны көчәйтү, цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү, югары тизлекле интернетка тоташу - белем бирүнең тулы кыйммәтле экосистемасын булдыру һәм аның һәр этапта дәвамчанлыгы өчен кирәкле шартлар булуы турында сөйләделәр.