76 татарстанлы укучыларның 2012-2013 уку елындагы бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары булды

2013 елның 14 мае, сишәмбе
РФ төбәкләрендә 22 марттан алып 29 апрельгә кадәр укучылар арасында 21 предмет буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
9-11 сыйныфларда укучы 165 укучы сәләтле балалар өчен оештырылган бөтенроссия форумында катнашу хокукына ия булды. Алдан хәбәр ителгән нәтиҗәләр буенча, 76 татарстанлы - укучыларның 2012-2013 уку елындагы бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларны зур уңышлары белән котлый һәм аларны әзерләгән укытучыларга рәхмәт белдерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International