Быелның сентябрендә Казан мэры Илсур Метшинның исемле стипендияләрен алуга конкурс һәм яшь галимнәр арасында Е.К. Завойский исемендәге Казан премиясен алуга конкурс башлана. Бу хакта ТР башкаласының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.
Мәктәп укучылары, студентлар һәм аспирантлар арасында исемле стипендияләр эзләүгә конкурс 1994 елдан башлап фәнни-тикшеренү һәм фәнни-гамәли эшләр тәкъдим итү юлы белән уздырыла.
Е.К. Завойский исемендәге премия конкурсына физика өлкәсендә теоретик һәм эксперименталь тикшеренүләрнең бөтен спектры, шулай ук әлеге фәннең төрле өлкәләрендәге кушымталары буенча эшләр кабул ителә. Конкурста Казан югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләре аспирантлары һәм 35 яшькә кадәрге яшь галимнәр катнаша ала.
Октябрь-ноябрьдә Арбузовлар исемендәге Казан премиясен яшь галимнәр арасында фундаменталь һәм гамәли химия өлкәсендә күренекле тикшеренүләр өчен алуга конкурс узачак.
«Яшь галимнәрне мотивацияләүдә һәм аларның абруен күтәрүдә конкурслар зур роль уйный», - дип ассызыклады Сәгыйтова.