Мәгариф учреждениеләрен ремонтлау буенча республика программасы кысаларында 213 объект ремонтланачак. Программа күләме 2 млрд сум тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләделәр.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Сүз социаль билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында барды.
Программаны тормышка ашыруда, беренче чиратта, яңа уку елы башына йөз тоталар. Шуңа күрә монда үтәлеш уртача күрсәткечтән югарырак - 78%. Әлеге программага 49 балалар бакчасы кертелгән. Аларда эш 73%ка үтәлгән. Шул ук вакытта 15 объект әзер, ә 34 - ремонтлана.
Гомуми белем бирү мәктәпләрен ремонтлау буенча эшләр 82%ка үтәлгән. Быелгы программага 33 гомуми белем бирү оешмасы кертелгән. Аларның 22се подрядчыларның эшендә. 11 мәктәп укучыларын кабул итәргә әзер.
3 коррекцион мәктәпне ремонтлау тәмамланды. 7 шундый мәктәп әлегә ремонтлана. Гомумән алганда, әлеге объектлар буенча төзелеш-монтаж эшләре 80%ка үтәлгән.
Мәктәпләрдә функциональ зоналарны ремонтлау эшләре 95%ка ябылган. 90 объект төзелеп беткән.
Мәгариф объектларында уңайлы мохит булдыру эшләре быел өч балалар бакчасында һәм бер мәктәптә уза. Биредә төзүчеләр шулай ук төзелеш-монтаж эшләре 96%ка ябылган.
Мәктәпләрдә кайнар туклану программасын быел республика беренче тапкыр гамәлгә ашыра. 2021 елда шундый 198 объект ремонтланырга яисә яңадан төзелергә тиеш. Шуларның 196-сы эштә.
Быел ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлау программасына 5 объект керә. Подрядчыларның хәзер 4 белем бирү оешмасы бар. 1 объект төгәлләнгән. Башкарылган эшләр күләме - 70%.