Яшьләр өчен «Пушкин картасы» программасына 4 млрд сумга якын акча бүлеп бирәчәкләр

2021 елның 3 августы, сишәмбе

"Пушкин картасы" программасына хөкүмәт дүрт миллиард сумга якын акча бүлеп бирәчәк. Әлеге программа буенча 14-22 яшьлек гражданнар мәдәният учреждениеләренә йөри алачак. Бу хакта премьер-министр Михаил Мишустин вице-премьерлар белән киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр ителә Хөкүмәт сайтында.

"Пушкин картасын" оештыру турында элегрәк туры линия барышында Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, дәүләт аңа өчәр мең сум сала. Карталар ярдәмендә яшь россиялеләр 2021 елның сентябреннән декабренә кадәр мәдәният учреждениеләренә, шулай ук киләсе елда бушлай йөри алачак.

"Бүген "Пушкин картасы" программасын гамәлгә ашыруның беренче этабына якынча дүрт миллиард сум бирәбез. <...> "Пушкин картасы" илебезнең 13 миллионга якын яшь гражданнарына мәдәни чараларга һәм сәнгать әсәрләренә керү мөмкинлеге бирәчәк ", - дип китерә Мишустин сүзләрен министрлар кабинеты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International