“Укытучы булу: Россиядә педагогик белем бирүне үстерүнең төп юнәлешләре” - Россия Мәгариф министрлыгының “Мәгариф хәбәрләре” электрон журналының июль номеры темасы. Яңа чыгарылыш укучыларны шул исәптән Россия педагогик вузларының эшчәнлек һәм үсеш планнары белән таныштыра.
Үз чыгышында Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов ассызыклаганча, заманча мәктәп, барыннан да элек, талантлы, сайланган педагогларның хезмәте нәтиҗәсендә үсеш ала, шуңа күрә белем бирү өлкәсе һәм илнең үсеше, тулаем алганда, педагогик кадрлар әзерләү сыйфатын күтәрүгә бәйле.
«Педагогик кадрлар әзерләүнең милли системасы дөньяда иң алдынгыларның берсе булырга тиеш. Нәкъ менә шуңа күрә аның үсеше - Мәгариф министрлыгы өстенлеге. Бу эштә безгә педагогик вузлардан күп кенә талантлы коллегалар, галимнәр, укытучылар әзерләү программаларын эшләүче һәм моның өчен үз ресурсларын бирүче укытучы һәм ата-аналар бергәлеге, профсоюз оешмалары вәкилләре, партнёрлар, шулай ук әлеге тема белән бәйле башка министрлыклар һәм ведомстволар ярдәм итә ", - дип билгеләде ул.