Яңа программалар «Ясалма интеллект өлкәсендә компетенцияләр формалаштыру» ачык киңәшмәсендә Иннополис Университетында Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгының югары белем өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты, федераль укыту-методик берләшмәләр вәкилләре һәм югары уку йортлары җитәкчеләре фикер алыштылар.
“Цифрлы икътисад” милли программасының “Ясалма интеллект” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы “Ясалма интеллект” профиле буенча бакалавриат һәм магистратура программаларын эшләүгә, шулай ук ясалма интеллект өлкәсендә югары белем бирү мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләренең квалификациясен арттыруга федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү буенча конкурс уздырды. Югары уку йортларында 10 бакалавр һәм 40 магистрлык программасы булдырылачак. 50 дән дә ким булмаган төбәк югары уку йортларына ясалма интеллект буенча белем бирү онлайн-программалары биреләчәк ", - дип сөйләде Югары белем өлкәсендә дәүләт сәясәте департаментының югары белем бирү өлкәсендә методология бүлеге башлыгы урынбасары, РФ Фән һәм югары белем министрлыгы Виктория Канышкина.