Рособрнадзор колледжлар өчен бөтенроссия тикшерү эшләре расписаниесен раслады

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

Исегезгә төшерәбез, көллиятләрдә яңа уку елында тикшерү эшләре беренче тапкыр уздырыла. Алар 2021 елның 15 сентябреннән 9 октябренә кадәр барлык урта һөнәри белем бирү оешмаларында да узачак. Дөрес, аларны барысы да түгел, ә бары тик билгеле студентлар гына язачак: беренче курс укучылары һәм алдагы (2022/2021) уку елында гомуми белем бирү предметларын өйрәнүне тәмамлаучылар.

Укучыларга үз белгечлекләре өчен профильле предметлар буенча эшләрне башкарырга туры киләчәк. Төгәл генә кайсысы буласын колледж администрациясе үзе билгели, ул: рус теле, математика, физика, химия, биология, табигать белеме, география, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр, информатика булырга мөмкин. Шулай ук студентларны укытуның метапредмет нәтиҗәләрен бәяләүгә тикшерү эшләре көтә.

27 октябрьгә кадәр барлык ВПРны тикшерү төгәлләнергә тиеш: нәтиҗәләр белем бирү сыйфатын бәяләүнең Федераль мәгълүмат системасында барлыкка киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International