Татарстанда 600 ятим баланы 895 млн сумга торак белән тәэмин итәчәкләр

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

Татарстанда быел 636 ятим бала һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен торак сатып алырга җыеналар. Бу максатларга 895 млн сумнан артык акча бүлеп бирелә, шул исәптән 68 млн сумнан артык - федераль бюджеттан.

2021 елның беренче алты аенда бу максатны гамәлгә ашыру өчен 211 торак урын сатып алуга өч дәүләт контракты төзелгән, дип билгелиләр республика сәламәтлек саклау министрлыгында.

Шул ук вакытта ятим балаларга 114 бер бүлмәле төзекләндерелгән фатир тапшырылган. Шуларның 73е - Казанда, 28е - Түбән Камада, алтысы - Югары Ослан районында, дүртесе - Балтач районында, берсе - Әтнә, Сарман һәм Ютазы районнарында.

Хәзер ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен торак сатып алуга чираттагы сату-алулар игълан ителде. Тендер турында мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган. 243 млн сумнан артыкка 178 фатир сатып алу күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International