«Россия ел укытучысы - 2021» Бөтенроссия конкурсының өченче көне бара. Финалистлар сентябрь аенда Ростов-на-Донуда конкурсның федераль этабында ничек уңышлы чыгыш ясарга, искиткеч дәрес уздырырга, якты медиавизитка төзергә һәм үз методикасы турында сөйләргә кирәклеген белделәр.
"Медиавизитка"да конкурсантка үз һөнәри эшчәнлегенең һәм педагогик индивидуальлегенең иң әһәмиятле аспектларын күрсәтү мөһим, моны ул эшли торган төбәк һәм мәгариф оешмасы үзенчәлекләре контекстына кертеп башкарырга тиеш.
Узган елдагы конкурсларда җиңүчеләр үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашты.