Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында, Олы Алан мәктәбендә «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле мәгариф үзәгенең өч кабинетын ремонтлауны төгәлләделәр.
Эшчеләр биология, физика һәм химия кабинетларына косметик ремонт ясаганнар һәм аларны үзәкнең фирма стиленә туры китергәннәр: ишекләрнең пластик пыяла пакетларын яңартканнар, электромонтаж эшләре башкарганнар һ.б. Эшкә 850 мең сумга якын акча юнәлдерелгән.
Якын арада лабораторияләр өчен җиһазлар һәм комплектлау җайланмалары да алыначак. Бүген мәктәп әлеге фәннәр буенча өстәмә дәресләр алып баруга лицензия бирә.
«Үсеш нокталары» РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты буенча илнең авылларында һәм кече шәһәрләрендә төзелә.