Җәйге каникуллар кызган вакытта Чистай балалар йортының тәрбиягә бала алган гаиләләргә ярдәм итү хезмәте белгечләре «Гаилә пикнигы» оештырдылар. Ул Феодор Болгарскийның хәйрия фонды ярдәме белән Спас районының "Пеликан" клубы рәисе Николай Янковский тарафыннан оештырылды.
Чара Спас районы Ржавец бистәсенең “Казачья Усадьба” ял базасында үткәрелде.
“Гаилә пикнигы”нда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр катнашты.
Гаиләләрнең бер-берсе белән аралашу, үзе турында сөйләү, үзләренең казанышлары, кичерешләре һәм гадәттән тыш балаларны тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен уникаль мөмкинлек булды.
Мәдәният ялын оештыручылар яшүсмерләр яшьтәге балалар өчен "Мин һәм закон" хокук бозуларын профилактикалау буенча танып-белү квесты уздырды.