“Иң яхшы мәктәп урманчылыгы - 2021” мәктәп урманчылыкларының смотр-конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

“Иң яхшы мәктәп урманчылыгы - 2021” мәктәп урманчылыкларының смотр-конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Аны Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы оештыра.

Конкурс Россия Федерациясе субъектларының мәгариф һәм урман хуҗалыгы оешмалары базасында эшли торган мәктәп урманчылыклары арасында 3 номинация буенча уздырыла.

Конкурста катнашу өчен 2021 елның 1 октябренә кадәр мәктәп урманчылыгы эшчәнлеге турында анкета-гаризаларны һәм материалларны түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: lshl2021@yandex.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International