Татарстанда Балачак унъеллыгы кысаларында чаралар планын расладылар

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

Татарстанда 2027 елга кадәр Балачак унъеллыгы кысаларында чаралар планын расладылар. Тиешле документ ТР хокукый мәгълүматының рәсми порталында бастырылган. Аны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Карарның үтәлешен тикшереп тору ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнгән. Пландагы чаралар берничә бүлеккә бүленгән: балачактан сәламәтлек саклау, балалы гаиләләрнең иминлеге, һәрьяклап үсү, балачак инфраструктурасы, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны яклау, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның тормыш сыйфаты, балалар иминлеге, Балачак унъеллыгының тормышка ашырылуын координацияләү, үсеп килүче буынны тәрбияләү системасын формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар.

Июльдә РФ президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Анна Кузнецова "Балачактагы комплекслы иминлек стратегиясен (концепциясен) гамәлгә ашыру: төбәкләр тәҗрибәсен" киңәшмәсе барышында Россиянең балалар өчен куркынычсыз төбәкләренең беренче унлыгын атады. Алар арасында Татарстан да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International