"Россия - Минем тарих" тарихи паркы базасында Казанда яшьләргә мәгариф һәм тәрбия бирү үзәге оештырылачак. Бу хакта бүген журналистларга Казанда "Россия - минем тарих. Яңа офыклар" форумында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җиткерде.
"Бүген безнең "Россия - минем тарих" тарихи паркы базасында илнең төрле субъектларыннан җитәкчеләр өчен ике көнлек форум-семинар уза. Бу мәйданчыкта беренче тапкыр без кунаклар кабул итәбез, башкарылган эшләр турында сөйләргә, Казанга килгәннәрнең барысы белән дә әңгәмә төзергә телибез ", - дип аңлатты ул.
Һадиуллин Татарстанның төрле юнәлешләр буенча инновацион проектларны гамәлгә ашыру үрнәге булуын билгеләп үтте. Аерым алганда, республика цифрлаштыруда, сәләтле балаларны ачыклау һәм озату, мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясау өчен шартлар тудыруда беренчелекне ала. Шуңа күрә төбәк РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тарихи һәм мәгариф проектын гамәлгә ашыру өчен сайланды да инде, дип өстәде ул.