"Россия - Минем тарих" тарихи паркларында бөтен ил буйлап, шул исәптән Казанда, "Кванториумнар", "Точка роста" һәм "IT-кублар" барлыкка киләчәк, башка кызыклы проектлар гамәлгә ашырылачак. Бу хакта бүген журналистларга Казанда «Россия - минем тарих. Яңа офыклар» мәгариф үсешенең яңа формалары фонды генераль директоры вазифаларын башкаручы Юлия Пономарева сөйләде.
«Бу белем агрегаторы булачак. Киләчәккә, үткән тәҗрибәне исәпкә алмыйчы, карарга ярамый. Проектның асылы шунда, "Россия - минем тарих" паркына килеп, балалар, ата-аналар, яшүсмерләр, студентлар төрле яклап үсеш ала алсын өчен. Һәркемгә үзенеке кызык: кемгәдер гуманитар юнәлеш якынрак, ә кемгәдер - табигый фәнни. Әмма бербөтен шәхес һәр өлкәдән бөртеклеләп [тәҗрибә туплап] формалаша. Биредә "Этикум" һәм "Кванториум", "Киләчәккә билет" һәм башка бик күп кызыклы проектлар урнаша ала ", - дип билгеләде форумда катнашучы.
Пономарева шулай ук хәбәр иткәнчә, Казанда ике көнлек форум барышында "Россия - минем тарих" барлык тарихи парклар җитәкчеләре белән килешүләргә кул кую планлаштырыла, алар 23 исәпләнә. Алар илнең 22 төбәгендә урнашкан. Шулай ук форумда катнашучыларга үзләренең яңа проектларын тәкъдир итәчәк «Знание» җәмгыяте белән килешүләр имзаланачак.