Мәктәпләрдә һәм балалар сәламәтләндерү лагерьларында туклануны оештыруга ата-аналар контролен оештыру Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының аерым игътибары даирәсендә тора. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев белдерде.
“Балаларны кайнар туклану белән тәэмин итү - төп мәсьәлә, безнең мәктәп укучыларының сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән мөһим системалы карар”, - дип ассызыклады ул.
Александр Бугаев искә төшергәнчә, безнең илдә нигез итеп алырга мөмкин булган мондый эшнең күп кенә уңай мисаллары бар.
Ул билгеләп үткәнчә, Россия Мәгариф министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет һәм Бөтенроссия педагогик җыелышы белән уртак эшчәнлек барлык катлаулы мәсьәләләрне эшкәртергә һәм әлеге мөһим проектны тормышка ашыруны оптимальләштерергә мөмкинлек бирә.